Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе сәламәтлек саклау министры Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Төркия Республикасында. Истанбулга килгәч Татарстан делегациясе Истанбулның хәзерге заман клиникаларының берсенә «Liv Hospital» клиникасына килеп китте. Шулай ук Истанбул Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе, профессор Селами Албайрак белән очрашу булды. Эш визитының программасында «Мемориал-Шишли», «Мемориал – Аташехир» клиникаларына барып кайтулар планлаштырылган.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү милли елы чикләрендә «Чирмешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның табиблары районның яшәүчеләре өчен профилактик акцияләрне дәвам итәләр. Чираттагы чара ФДКОның Янгын сүндерү частенең хезмәткәрләре белән уздырылды.
2015 елның 11 ноябрендә «РМПҮ» ДАССОның белгечләре Раифа махсус ябык типлы училищесы укучыларына дөрес булмаган ашау белән бәйле алиментар авыруларны профилактикалау буенча видеолекторий уздырдылар.
Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән нигезе салынган Бөтендөнья диабет белән көрәшү көне ел саен дөнья илләренең күбесендә 14 ноябрьдә уздырыла. Бу дата Чарльз Бест белән бергә 1922 елда инсулин ачылуында төп рольне уйнаган Фредерик Бантингның туган көне хөрмәтенә булды.
Бүген Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарёва «Казан» милли мәдәният үзәгендә Татарстанның Финанслар министрлыгы хезмәткәрләре өчен йөрәк-кан тамырлары авыруларының профилактикасына багышланган лекторий уздырды. Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның йөрәк-кан тамырлары авыруларының барлыкка килү риск факторлары һәм аны киметү юллары турында видеофильмы күрсәтелде. Лекция алдыннан «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның хезмәткәрләре министрлыкның хезмәткәрләренә артериаль кан басымын үлчәделәр, күтәренке артериаль кан басымы белән кешеләргә табиб-терапевт киңәшләр һәм үзләрен тикшерү көндәлекләрен бирде. Бөтен акциядә катнашучыларга дәвамлы йогышсызлы авыруларны профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвеше буенча мәгълүматый материаллар таратылды.
Конференция эшендә Идел буе федераль округыннан онкологлар, гомуми практика табиблары, неврологлар, эндокринологлар, ревматологлар, кардиологлар һәм пульмонологлар катнашачаклар.
Масса-күләм туберкулинодиагностика – Манту реакциясе балаларда һәм яшүсмерләрдә туберкулезны ачыклауның төп алымы булып тора иде һәм калып тора. Ә бу елдан башлап 8 яшь тулган балаларга Диаскинтест куя башладылар. Ул организмда актив йогышка гына реакция ясый һәм шуның белән аерыла.
2015 елның 10 ноябрендә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) гигиеник тәрбияләү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау бүлегенең җирлегендә Казан шәһ. Мәскәү, Киров районнары мәктәпләренең укытучылары өчен «Мәгариф һәм сәламәтлек» темасы буенча семинар-киңәшмә оештырылган һәм уздырылган. Укытучылар алдында район табиблары-белгечләре чыгыш ясадылар: район педиатры, «Республика наркология диспансеры» ДАССОның («РНД» ДАССО) табибы-наркологы, «Республика клиник тире-венерология диспансеры» ДАССОның («РКТВД» ДАССО) табибы-дерматовенерологы, «16нчы номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның («16нчы номерлы ШКХ » ДАССО) 9нчы номерлы хатын-кызлар консультациясенең мөдире. Семинарда бөтен катнашучыларга «РМПҮ» ДАССОсы белән иҗат ителгән видеофильмнар күрсәтелделәр, аларның темалары: «Наркотикларга юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», «Алкогольгә юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», «Тәмәке тартуга юк. Мин актив яшәү рәвеше өчен!», « Сәламәт яшәү рәвешенең кануннары».
Англиянең сәламәтлек саклау милли хезмәтенең рәисе, Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант белән бүген көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте йортында булды, анда ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов, К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров һ.б. катнаштылар. Малколм Грант күрсәтелгән җылы кабул итү өчен республиканың җитәкчелегенә рәхмәт белдерде һәм бу – аның Казанга беренче визиты, дип хәбәр итте. Илдар Халиков, үз чиратында, Татарстан Республикасы өчен мәгариф мәсьәләләре – приоритетлы, дип белдерде. Аннан соң яклар түбәндәге темалар турында фикер алыштылар: югары квалификацияле белгечләрне хәзерләү, кадрларны укыту, хәзерге заман белем бирү сыйфаты. Исегезгә төшерик, Йорк университетының хөрмәтле ректоры, 5-100 Проектының Халыкара советы әгъзасы Малколм Грант Казанга (2015 елның 10–11 ноябре) ике көнлек визит белән килде. Визит барышында ул Фундаменталь медицина һәм биология институтына, Химия институтының кампусына килеп китте, шулай ук К(И)ФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән очрашты.
ТР Президентының матбугат хезмәте, Елена Бритвина.
ТР Президенты матбугат хезмәтенең һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтенең фотографик рәсемнәре.