ЯҢАЛЫКЛАР


10
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе
Конференция эшендә  300 артыграк кеше катнашачак дип көтелә. Атап әйткәндә, Россия Федерациясе регионнарының  тире-венерология диспансерларының җитәкчеләре, дерматовенерология кафедраларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, практик табиблары-дерматовенерологлары. Конференция программасында секцион утырышлар, «түгәрәк өстәлләр», практикумнар презентацияләр күздә тотылган. Конференция программасы чикләрендә дерматовенерологиянең һәм косметологиянең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу, «дерматовенерология» белгечлек буенча Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының сәламәтлек саклау өлкәсендә Эксперт советының профильле комиссиясе утырышы планлаштырыла.

«Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар  республика клиник хастаханәсе» ДАССОда 5 ноябрьдән башлап 16на кадәр 14 ноябрьгә – Бөтендөнья диабет белән көрәшү көненә  оештырылган  «Шикәрле диабетны профилактикалау» дигән ункөнлек уза. Бөтендөнья шикәр диабеты белән көрәшү көне бөтен дөньяда шикәр диабеты белән авыруның артуы янауна җавап булып Халыкара диабет федерациясе һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән 1991 елда оештырып җибәрелгән. Бөтендөнья көнен уздыру датасы – 14 ноябрь – Канада табибы Фредерик Бантингның туган көне булды. Ул шикәр диабетын дәвалау өчен инсулинны беренче булып кулланды. Диабет көненең төп бурычы – авыруны иртә диагностикалау өчен, диабет белән авыручыларны өйрәтү һәм өзлегүләрне киметү өчен бу мәсьәләгә җәмәгатьне тартырга.

Күп илләрдә бу көнне диабет мәсьәләсенә кеше игътибарларын тарту өчен архитектура памятниклары һәм биналар күк төсе белән астан яктыртылалар. Бу хәрәкәттә 100 артык ил катнашты инде. Россиядә бу көнне пациентлар белән табиблар очрашулары уздырылалар, төрле акцияләр, диабет мәктәпләре һ.б. оештырылалар. 2015 елның 5 ноябрендә «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда «Татарстан Республикасында балаларда һәм яшүсмерләрдә I тип шикәр диабетының проблематикасы» темасына табиб-эндокринологлар һәм психологлар белән бергәләп «түгәрәк өстәл» уздырылды. Бу форум «Шикәрле диабетны профилактикалау» темасына ункөнлекне ачты. Шулай ук Балалар республика клиник хастаханәсендә төрле чаралар планлаштырылган.

«ВИЧ-йогышы белән балаларны дәвалауның хәзерге заман карашлары» халыкара фәнни-гамәли конференциясе чикләрендә «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү һәм профилактика үзәге» ДАССОна (түбәндә – СПИД үзәгенә) конференциянең катнашучылары килеп киттеләр: Россия Федерациясе ССМның ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече, РФ ССМ «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОның баш табибы Е.Е. Воронин, «PENTA» дигән Балаларда ВИЧ-йогышны дәвалау буенча Европа ассоциациясенең һәм ЮНИСЕФ региональ бүлегенең  вәкилләре һәм экспертлары һәм территориаль СПИД үзәкләренең белгечләре.  Визит максаты –  СПИД үзәгенең тиеш булучы контингентны ВИЧка тикшерү, диспансерлаштыру, дәвалау һәм профилактик чараларны оештыру буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү. Визит катнашучылары лаборатор бүлекләрнең, сырхауханәнең һәм ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлекләренең эшчәнлекләре белән таныштылар. Визит вакытында аларга халык арасында профилактик эштә кулланыла торган видеофильмнар һәм мәгълүматый материал күрсәтелделәр.


9
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Казанда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларга каршы көрәшү һәм профилактика үзәге» ДАССОсы, ТР ССМ  «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОсы «PENTA» дигән Балаларда ВИЧ –йогышын дәвалау буенча Европа ассоциациясе һәм Үзәк һәм Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре өчен ЮНИСЕФ региональ бүлеге белән бергәләп оештырылган «ВИЧ-йогышы белән балаларны дәвалауның хәзерге заман карашлары» дигән халыкара фәнни-гамәли конференция эшли башлады. Конференциядә хәзерге заман карашлары һәм балаларда ВИЧ-йогышының диагностикасын, профилактикасын камилләштерү, балаларда ВИЧ-йогышын һәм беррәттән булучы авыруларны дәвалауны оптимизацияләү, шулай ук медик-социаль һәм психологик адаптацияләү һәм төрле хезмәтләрнең һәм ведомстволарның үзара йогынты ясау мәсьәләләре турында фикер алышалар. Конференция эшендә 100 артык кеше катнаша, алар арасында Россия Федерациясе ССМның ВИЧ-йогышын диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча баш штаттан тыш белгече, РФ ССМ «Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе» ФКОның баш табибы Е.Е. Воронин, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының вәкилләре, ВИЧ/СПИД өлкәсендә медицина оешмаларының чит ил һәм Россия белгечләре.

Ашыгыч медицина үзәгенең кан тамырлары хирурглары аневризма вакытында аортаның корсак бүлеген эндопротезлауны уздырдылар. Бу 7нче номерлы ШКХ табиблары уздырган имплантация беренче түгел.

2–5 ноябрьдә Сочи шәһ. халыкара катнашу белән «Социаль мәгънәле һәм аеруча куркынычлы йогышлы авырулар» дигән II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды.

Конференция дисциплинаара характерда булды һәм югары һөнәри дәрәҗәдә узды. Конференция эшендә 650 артык кеше катнашты, алар арасында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш белечләре һәм төрле профиль табиблары (инфекционистлар, эпидемиологлар, фтизиатрлар, дерматовенерологлар, терапевтлар, лаборантлар, психологлар). Конференциядә йогышлы авырулар санының һәм йогышлы авырулар белән авыручыларга медицина ярдәмен күрсәтү мәсьәләләре карап тикшерелделәр. Вируслы гепатитлар, ВИЧ-йогышы; табигый-чыганаклы, паразитар һәм респиратор йогышлар, иммунопрофилактика мәсьәләләре, йогышлы паталогия вакытында кормобид хәлләр буенча симпозиумнар булдылар. Конференциядә докладлар белән чыгыш ясадылар: ТР ССМның һәм ИФОның баш штаттан тыш йогышлы авырулар буенча белгече, м.ф.д., КДМУның йогышлы авырулар кафедрасы доценты И.Э. Кравченко («Халыкның  йогышлы авырулар санының күрсәткечләренә йогышлы авырулар хезмәтенең ресурслы тәэминатының тәэсире», «Рожа белән авыручыларның антиоксидант системасының геннар полиморфизмы һәм авыру үсешендә аларның роле»), КДМАнең йогышлы авырулар кафедрасы мөдире, профессор Хаертынова И.М. («Пациентларның аерым төркемнәрендә дәвамлы С гепатитын 3D-дәвалау»), РКЙАХ ДАССОның 1нче номерлы КДБ мөдире, м.ф.к. Созинова Ю.М. («Татарстан Республикасы үрнәгендә дәвамлы С гепатитын дәвалауның клиник-оештыру моделе»). Конференцияне уздыру чорында «Аеруча куркыныч йогышлар» дигән белем бирү циклы булды, аның чикләрендә биотерроризм мәсьәләләре карап тикшерелде һәм Дагомыс шәһ. йогышлы авырулар хастаханәсе җирлегендә тактик-социаль укулар уздырылдылар.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.


5
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
3 ноябрьдә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә ревматоид артритның социаль-икътисадый һәм психологик мәсьәләсенә багышланган Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитетының күчмә утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт советының социаль сәясәт буенча комитетының рәисе С.М. Захарова, ТР Дәүләт советы депутаты, Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе баш табибы М.Н. Садыков, Россия Федерациясе Президентының Эшләре идарәсе «Сырхауханә белән үзәк клиник хастаханә» ФДБОның нефрология һәм ревматология бүлегенең мөдире А.В. Гордеев, Казан шәһ. Ревматик авырулар һәм остеопороз үзәге җитәкчесе Р.Г. Мухина, хастаханәнең хезмәткәрләре, пациентлары булдылар.
Бүген Минзәлә шәһәренең 1нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Минзәлә РҮХ» ДАССОның хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районы белем бирү оешмаларының хезмәткәрләренә лекция уздырдылар. Лекция барышында йөрәк-кан тамырлары авыруларын, гриппны, гепатитны, туберкулезны профилактикалау һәм милли календарь буенча вакцина профилактикасын уздыру кирәклегенең мәсьәләләре яктыртылдылар. Лекциядә 60 якын тыңлаучы булды. Лекциядән соң төрле медицина темаларына актив бәхәсләшү килеп чыкты. Бәхәсләшү үзара аңлашу формасында узды.

Табиблар өчен Татарстан хөкүмәте белән оештырылган торак грантлары кадрлар мәсьәләсен чишәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International