«Роналд Макдоналд йорты» Хәйрия фондының белем бирү программасы чикләрендә инвалид балаларны озатып бару буенча медицина эшчеләре һәм педагоглар өчен белем бирү семинары булды.
Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда ТР ССМның медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Р.А.Бодрова һәм логопедия буенча баш штаттан тыш белгеч В.А.Остудина белән оештырылган «Психология-логопедия медицинасы реабилитациясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциядә бөтен респубикадан 100дән артык табиб катнашты. Казан һәм Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальләренең, ак. В.М.Бехтерев исемендәге РКПХнең, БРКХнең, РКДҮнең, 4нче балалар шәһәр сырхауханәсенең һәм Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсенең табиблары чыгышларында тәҗрибәләре һәм үзләренең казанышлары белән уртаклаштылар.
17 ноябрьдә Казанның 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсендә 2009 елда яңа туган балаларны карау буенча Европа фондының инициативасы буенча оештырып җибәрелгән Халыкара җитлекми туган балалар көнен билгеләп үттеләр.
17 ноябрьдә «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) гигиеник тәрбияләү бүлеге җитәкчелегендә Казан шәһ. Яңа Савин, Авиатөзелеш районнары мәктәпләренең укытучылары өчен «Белем бирү һәм сәламәтлек» семинар-киңәшмәсе оештырылды һәм уздырылды. Укытучылар алдында район табиб-белгечләре: район педиатры, «Республика наркология диспансеры» ДАССОның табиб-наркологы, «Республика клиник тире-венерологик диспансеры» ДАССОның табиб- дерматовенерологы, «Республика СПИД һәм йогышлы авырулар белән көрәшү һәм аларны профилактикалау үзәге» ДАССОның табиб-эпидемиологы, «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОның 1нче номерлы хатын-кызлар консультациясенең акушер-гинекологы – чыгыш ясадылар.
Социологик сораулар алуның мәгълүматлары Татарстанда медицина хезмәткәрләре арасында коррупциянең кимүен күрсәтәләр.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «ТР ССМ РКОД» ДАССО Яр Чаллы филиалының баш табибы вазыйфасына табиб–онколог, рентгенолог 1972 елда туган Илсур Вәлиев билгеләнде.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәрендә ашыгыч хезмәтләрнең махсус транспортын урнаштыру өчен, шул санда вертолетлар утыру өчен мәйданчыкны төзү турында карар кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 10 млн сум бүленеп бирелде. Мәйданчыкны төзү махсуслаштырылган һәм югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү өчен Яр Чаллы шәһәренә республиканың Төньяк-Көнчыгыш регионының төрле урынарыннан вертолетта ашыгыч транспортлауны уздырырга рөхсәт итәчәк. Аннан башка, вертолетларда пациентларны Чаллының дәвалау оешмаларыннан республика махсуслаштырылган югары технологияле медицина үзәкләренә һәм Казан шәһ. эре стационарларына оператив күчерергә мөмкин булачак. Махсус транспорт өчен мәйданчык 36 комплекста Чулман проспекты буенча Нариман урамы белән кисешүгә кадәр, торак төзүләрдән ерактагы участокта урнашачак.
«Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССОна (4–5 км) һәм «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОна (3–4 км) гамәли тигез ераклыкка буларак территория табышлы стратегик урынга һәм уңайлы килү юлларына ия. Бүгенге көнгә мәйданчыкта төзү эшләре алып барылалар, ачылу 2016 елның язына планлаштырылган.
Әгәр театр чишенмәлектән башланса, дәвалау оешмасы – регистратурадан яисә кабул итү бүлмәсеннән. Шул бүлекләрнең хезмәткәрләре халыкның шалтыратуларына җавап бирәләр, пациентларны кирәкле белгечләргә җибәрәләр, кабул итүгә язалар, расписаниены әйтеп бирәләр. Аларның җилкәләрендә алар эшләгән медицина оешмаларында психологик шартлар өчен бик зур җаваплылык бар.
Диабет белән яшәргә ничек өйрәнергә: дөрес ашарга, инсулин инъекциясен ясарга һәм кан глюкозасын үзеңә тикшерергә – Балалар республика клиник хастаханәсенең эндокринология бүлеге табиблары көн саен үзләренең кечкенә пациентларын һәм аларның ата-аналарын шикәр диабетының күрсәтүләрен тикшерергә өйрәтәләр.
2015 елның 13 ноябрендә 2015–2016 елларда Әлмәт муниципаль районының сәламәтлек саклау оешмалары арасында «Сәламәтлек» дигән XII Спартакиадасы чикләрендә «Шахмат буенча БҮСМдә» дәвалау профилактик оешмаларының төркемнәре арасында шахмат буенча традицион ярышлар уздылар. Анда 11 сәламәтлек саклау оешмасының 22 хезмәткәре катнашты. Судья – Владимир Ковалев.