Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы Яр Чаллы шәһәрендә ашыгыч хезмәтләрнең махсус транспортын урнаштыру өчен, шул санда вертолетлар утыру өчен мәйданчыкны төзү турында карар кабул итте. Проектны гамәлгә ашыру өчен республика бюджетыннан 10 млн сум бүленеп бирелде. Мәйданчыкны төзү махсуслаштырылган һәм югары технологияле медицина ярдәмен күрсәтү өчен Яр Чаллы шәһәренә республиканың Төньяк-Көнчыгыш регионының төрле урынарыннан вертолетта ашыгыч транспортлауны уздырырга рөхсәт итәчәк. Аннан башка, вертолетларда пациентларны Чаллының дәвалау оешмаларыннан республика махсуслаштырылган югары технологияле медицина үзәкләренә һәм Казан шәһ. эре стационарларына оператив күчерергә мөмкин булачак. Махсус транспорт өчен мәйданчык 36 комплекста Чулман проспекты буенча Нариман урамы белән кисешүгә кадәр, торак төзүләрдән ерактагы участокта урнашачак.
«Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе» ТР ДАССОна (4–5 км) һәм «Кама балалар медицина үзәге» ДАССОна (3–4 км) гамәли тигез ераклыкка буларак территория табышлы стратегик урынга һәм уңайлы килү юлларына ия. Бүгенге көнгә мәйданчыкта төзү эшләре алып барылалар, ачылу 2016 елның язына планлаштырылган.