Әгәр театр чишенмәлектән башланса, дәвалау оешмасы – регистратурадан яисә кабул итү бүлмәсеннән. Шул бүлекләрнең хезмәткәрләре халыкның шалтыратуларына җавап бирәләр, пациентларны кирәкле белгечләргә җибәрәләр, кабул итүгә язалар, расписаниены әйтеп бирәләр. Аларның җилкәләрендә алар эшләгән медицина оешмаларында психологик шартлар өчен бик зур җаваплылык бар.