Татарстанда медхезмәткәрләр арасында коррупция кими – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Социологик сораулар алуның мәгълүматлары Татарстанда медицина хезмәткәрләре арасында коррупциянең кимүен күрсәтәләр. Шуның турында бүген «Татар–информ» МАда көнкүреш өлкәләрендә коррупцияне бетерү мәсьәләләренә багышланган пресс–конференциядә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов белдерде.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә коррупцион рисклар турында сөйләгәндә, алар пациентлар үз хокуклары турында җитәрлек белмәү, медицина ярдәменең таләпчәнлеге, кадрлар җитмәве аркасында килеп чыгалар, дип сөйләүче билгеләде.

«Шәһәр сырхауханәсендә һәм стационарда беренчел медицина ярдәме түләүсез күрсәтелә. Әгәр шундый ярдәмне акчага үтәргә тәкъдим итәләр икән, аңлатуны сорарга кирәк. Пациентлар дәүләт гарантияләре программасын өйрәнә алалар, бу документта бөтенесе дә язылган. Үрнәккә, УТТга чират планлы тәртиптә 14 көн тәшкил итә, МРТнә, компьютер томографиясенә чират – бер ай. Әгәр пациент хәбәрдар булса, аңа ориентлашырга җиңелрәк була», – дип ТР ССМ вәкиле өстәп әйтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International