Казан шәһ. «Сугышлар ветераннары өчен госпиталь» ДАССОда ТР ССМның медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Р.А.Бодрова һәм логопедия буенча баш штаттан тыш белгеч В.А.Остудина белән оештырылган «Психология-логопедия медицинасы реабилитациясенең көнүзәк мәсьәләләре» дигән IV Республика фәнни-гамәли конференциясе булды. Конференциядә бөтен респубикадан 100дән артык табиб катнашты. Казан һәм Яр Чаллы шәһ. Сугышлар ветераннары өчен госпитальләренең, ак. В.М.Бехтерев исемендәге РКПХнең, БРКХнең, РКДҮнең, 4нче балалар шәһәр сырхауханәсенең һәм Яр Чаллы шәһ. 5нче номерлы шәһәр хастаханәсенең табиблары чыгышларында тәҗрибәләре һәм үзләренең казанышлары белән уртаклаштылар.