17 ноябрьдә Казанның 1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсендә 2009 елда яңа туган балаларны карау буенча Европа фондының инициативасы буенча оештырып җибәрелгән Халыкара җитлекми туган балалар көнен билгеләп үттеләр.
Бәйрәмгә 50 артык бала ата-аналары белән чакырылды. Бәйрәмнең беренче бүлегендә җитлекми туган балаларның мәсьәләләренә багышланган конференция оештырылды. Җитлекми туган балалар өчен Шәһәр катамнез үзәгенең эшчәнлегенең нәтиҗәләре тәкъдим ителделәр. Бәйрәм ахырында балалар өчен бүләкләр бирү белән тамаша оештырдылар.