ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе
Минзәләдә йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшнең милли елы чикләрендә чаралар дәвам итәләр.

24 августта Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов Кукмара муниципаль районына эш сәфәрен уздырды. Эш сәфәре чикләрендә ТР Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Кукмара район үзәк хастаханәнең капиталь ремонттан соң бала тудыру бүлегенә, шулай ук Кукмарада модульле фельдшер-акушерлык пунктына (ФАП) һәм табиб йортына килеп китте.


22
август, 2015 ел
шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президентының вазыйфасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов реконструкциядән соң яңадан ачылган «Лениногорск район үзәк хастаханәсе» ДАССОның балалар стационарына килеп китте. Масштаблы төзәтү эшләре бу елның гыйнвар аенда башландылар. Ремонт барышында эчке биналарны өлешчә яңадан планлаштыру эшләнде, бөтен эчке һәм тышкы инженер челтәрләрен алмаштыру уздырылды, фасад җылытылды һәм тышланды, тәрәзә һәм ишек блоклары алмаштырылды.

20 августта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин йөрәк-кан тамырлары авыруларының төп риск факторлары турында «КОМЗ» ААҖ хезмәт коллективы алдында лекция белән чыгыш ясады.


21
август, 2015 ел
җомга
Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшнең милли елы чикләрендә «Чирмешән район үзәк хастаханәсе» ДАССОның табиблары районда яшәүчеләр өчен профилактик акцияләр уздыруны дәвам итәләр. Чираттагы чара полиция бүлегенең хезмәткәрләре белән уздырылды.
Питрәч муниципаль районында 2015 елның 20 августында «Халыкның наркотикларны куллануын профилактикалау һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру нигезләре» темасына ведомствоара семинар-киңәшмәсе узды.
21 августта Биектау РҮХнә «ТР муниципаль оешмаларының халыкның үлүчеләр санын киметүгә юнәлгән эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге. Профилактик программаларның инновацион алымнары, аларны медицина оешмаларында гамәлгә ашыру» 10.07.2015 булган ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегиясенең карары нигезендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева эш визиты белән килеп китте.

20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
2015 елның 19 августында, чәршәмбедә, Олы Шырдан саласында тантаналы шартларда унынчы  фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар. Бу Рөстәма Нургали улы Миңнеханов инициативасы буенча һәм булышлыгында республикада гамәлгә ашырылучы 30 программадан берсе.
«Норлат РҮХ» ДАССОсы  Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшү елына туры китерелгән информацион кампанияне уздыра.
2015 елның 19 августында «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда спортның су төрләре буенча ФИНА XVI Дөнья чемпионатынын медицина тәэминатында катнашкан сәламәтлек саклау оешмаларының кадрлар хезмәтенең хезмәткәрләрен, «Студенческая» сырхауханәсенең персоналын һәм башка оешмаларның хезмәткәрләрен бүләкләү булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International