ЯҢАЛЫКЛАР


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кичәге көн Ишәле саласында яшәүчеләргә әһәмиятле вакыйга булып истә калды. Монда яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар.
2015 елның 20 августында Азнакай РҮХнең табиб-педиатр Мурадымова Л.И., өлкән фельдшер Газизҗанова  О.Н. һәм наркология кабинеты фельдшеры Хәмидуллина И.М. составында медицина хезмәткәрләре бригадасы «Березка», «Орленок», «Солнышко» балалар сәламәтләндерү лагерьларына чыктылыр.

19 августта «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһ. медсанчастендә «Кардиология яңалыклары-2015. Көчле коронар синдромы белән  пациентларны дәвалауның соңгы халыкара һәм ватан киңәшләрен күзәтү» конференциясе ТР баш штаттан тыш кардиологы, КДМУ терапия һәм кардиология кафедрасы мөдире Альберт Галявич һәм Казан шәһ. РКДҮнең кардиореанимация бүлегенең мөдире  Наталья Стекольщикова катнашуында булды.


19
август, 2015 ел
чәршәмбе

«Чистай РҮХ» ДАССОның баш табибы вазыйфасына Мустафин Рәис Роберт улы билгеләнде.

10 августта «Нечкәбил» конкурсының сайтында (http://www.nechkebil.ru/) Татарстан гаиләләре фестиваленең катнашучылары өчен сайлау башланды. Бу елда конкурста Буа шәһ. медиклар гаиләсе: Рөстәм, Ләйсән, Резеда һәм Раян Самерхановлар катнаша.

2015 елның 18 августында Бөгелмә муниципаль районына Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин килеп китте. Визит барышында 13 бала тәрбиялщъче күп балалы Звегинцевлар гаиләсе белән формаль булмаган очрашу булды.

2015 елның 18 августында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Юныс улы Вафин эш визиты белән Чирмешән районына килеп китте. Беренче чиратта ул Чирмешән район үзәк хастаханәсенең хезмәткәрләре белән очрашты.

18
август, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 2015 елның 18 августында, Азнакай РҮХдә балалар хастаханәсенең һәм сырхауханәсенең капиталь ремонттан соң озак көтелгән ачылуы булды.
Игълан ителгән Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәшнең милли елы чикләрендә «ӘМПҮ» ДАССОсы бөтен шәһәр һәм район чараларында актив катнаша, ә яшәүче халык, шул санда балалар да, теләк белән үз кан басымын үлчи һәм бу гадәткә керә инде дип сөйли.

17
август, 2015 ел
дүшәмбе

10 августтан башлап 16на кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7661 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1014 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 52 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 42 кеше зыян күрде, 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 109 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5962 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 37, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –177. Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 6га кимеде (авырулар, бала табулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).  Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 15кә кимеде. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 5кә, ЮТҺ буенча – 9га, бала табулар буенча – 6га, янгыннар буенча – 6га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 189га кимеде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International