ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2015 ел
сишәмбе

Йомгаклау медицина советының эшендә Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Юнус улы Вафин, Казан (Идел буе) Федераль университетының ректоры Гафуров Илшат Рәфкәт улы катнаштылар.

2015 елның 26 мартында 16.00 сәг. Казан ДМУда Татарстан Республикасы кызыксынган министрлыкларының, ведомстволарының һәм белем бирү оешмаларының вәкилләре катнашуында «Хәзерге заман Россия җәмгыятендә идея консолидациясенең мәсьәләләре» дигән Юуйара түгәрәк өстәл эшен башлый.

2015 елның 23 мартында «ТР ССМ БРКХ» ДАССОда Дармштадт шәһ. «Принцесса Маргарет» исемендәге Балалар хастаханәсе белән озак сроклы хезмәттәшлек чикләрендә  медицина докторы, Майндагы Франкфуртта Й. В. фон Гете исемендәге Университет доценты, Көньяк-Гессен Перинаталь үзәгенең Дармштадт шәһ. (Германия) «Принцесса Маргарет» исемендәге хастаханәсенең баш табибы  Георг Фрей визиты булды.

24.03.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 9 кеше ята. Аларның 2се – уртача авыр хәлдә, 7се – канәгатьләнерлек хәлдә. 12нче номерлы ШКХдә 1 кеше калып тора, 7нче номерлы ШКХдә – 3 кеше; РКХдә – 2 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

23 мартта «Татар-информ» МАда һәр җирдә 24 мартта билгеләнгән Бөтендөнья туберкулез белән көрәшү көненә багышланган пресс-конференция булды.

 Пресс-конференциядә ТР ССМ «Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры» ДАССОның баш табибы А.П.Алексеев, ТР ССМ «Республика туберкулезга каршы клиник диспансеры» ДАССОның баш табибы урынбасары Р.Х. Фатыйхова катнаштылар.

23
март, 2015 ел
дүшәмбе

21-22 мартта «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның рентгенохирургия бүлегенең җирлегендә Братислава балалар кардиология үзәгенең профессоры, балалар яшенең эдоваскуляр хирургия өлкәсендә әйдәүче Европа белгечләренең берсе Павел Гавора хастаханәнең табиблары һәм КДМА рентгенохирургия кафедрасы ординаторлары өчен мастер-класс уздырды.

21 мартта Түбән Кама шәһәрендә «Спасение» медицина иминият җәмәгатьчелеге пациентларның хокуклары буенча «Сезнең хокукларыгызны саклауда!» дигән  акция уздырды.

16нчы марттан башлап 22нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8694  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1375 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1078 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 44 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 25 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 73 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6884 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 52, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –157.

23.03.2015 ел. 8.00 сәгатькә халәт буенча Казанның стационарларында «Адмирал» СҮдә булган янгында зыян күргән 10 кеше ята. Аларның 5се – уртача авыр хәлдә, 5се – канәгатьләнерлек хәлдә. 12нче номерлы ШКХдә 1 кеше калып тора, 7нче номерлы ШКХдә – 3 кеше; РКХдә – 3 кеше; ЭЭМ госпиталендә – 3 кеше.

Барысы «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының  Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОна 14 гәүдә һәм 3 фрагментланган үлек тапшырылды, тикшерелде һәм танылды.

19 мартта «Татнефть» ААҖнең һәм Әлмәт шәһәренең Медсанчастендә ТР көньяк-көнчыгыш регионының халыгына Республика Югары технологик медицина ярдәмен күрсәтү программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча районара киңәшмә булды. Ел саен инде гадәттәгечә булган киңәшмәдә ТР ССМ югары технологик медицина ярдәмен күрсәтүне оештыру бүлегенең башлыгы Дмитрий Фролов, ТР ССМ баш штаттан тыш белгече-кардиологы Альберт Галявич, ТР көньяк-көнчыгышының беркетелгән районнарының сәламәтлек саклау оешмаларының баш табиблары, медицина өлеше буенча урынбасарлары, табиблары катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International