ЯҢАЛЫКЛАР


16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Һәрбер оешманың, учреждениенең үз символикасы, логотипы бар. Дөресләп әйткәндә, үз «йөзе»бар. Бүген үзе турында грамоталы хәбәр итү яисә үзеңә кызыксынуны яклау осталыгы бервакытта булмаган кебек югары бәяләнә. Корпоратив билгеләр команда рухын күтәрергә чакыралар, алар хезмәткәрнең билгеле оешманыкы булуына басым ясыйлар. РКХдә клиниканың беренче дәрәҗәдәге җитәкчеләргә күкрәккә тага торган билгеләрне тапшыру булды.

15
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Германия өстеннән Советлар Союзының Бөек Җиңүенең 70-еллыгына Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы «Җиңү хакына» дигән истәлек китабын чыгаруга әзерли. Бу китап медикларның батырлыгы турында: кем санитар инструкторлары сыйфатында немец илбасарларына каршы сугыш кырларында геройларча сугышкан, беренче медицина ярдәмен күрсәткән, медсанбатларда, полк һәм батальон пунктларында, армия һәм тыл эвакогоспитальләрендә хезмәт иткән, кем миллион тормышларны коткарган һәм сафка кайтарган. Редакцион совет рәисе – сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.


14
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Шулай ук Илдар Фатыйхов аерым куркыныч йогышлар өчен секцион бинада ремонт эшләренең барышы белән танышты. Бюро башлыгы Марат Тимерҗанов белән бергә министр урынбасары ел актыгында реконструкциясе тәмамланган бюроның генетик лабораториясен карап чыкты.


13
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе

Сәламәт яшәү рәвешенә дәлилләүне күтәрү яшәүнең озынлыгын арттырырга һичшиксез булышачак. Татарстан сәламәтлек саклау министры Адел Вафин һәм Министрлыгының белгечләре шуңа ышана. Бүген Казанда «Яраткан шәһәрне кардан чистартырга булышыйк» дигән акция узды, анда министр җитәкчелегендә Министрлык Аппараты һәм бөтен теләүчеләр катнаштылар.



12
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 252гә артты (авырулар һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 4кә, бала табулар буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 4кә артты.  Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 323кә кимеде. 

11
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе

Чирмешән районының Кузяйкино – Норлат а/ю 44 км ЮТҺ булды.

4 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде. ЮТҺ урынына Чирмешән АМЯ бер фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр җиңелчә авыр хәлдә, медицина ярдәмен күрсәтүдән соң амбулатор дәвалануга җибәрелделәр.

9
гыйнвар, 2015 ел
җомга
08.12.2014 ел. сәламәтлек саклау министры Вафин А.Ю. эш визиты белән Баулы районы үзәк хастаханәсенә килеп китте. Баулы муниципаль районының башлыгы Гатиятуллин Р.Х., башкарма комитетының җитәкчесе Самонина С.П., баш табиб Алексеев Г.В.,  БИТИ һәм төзү подряд оешмалары вәкилләре белән бергә район хастаханәсенең бүлекчәләрен әйләнеп чыкты.  Адел Юныс улы ремонтланган һәм капиталь ремонтта булучы сәламәтлек саклау объектларын карап чыкты.

3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Лениногорск районында я.б. Новое Сережкино янында ЮТҺ булды. Автобусның кюветка әйләнеп тешүе нәтиҗәсендә 5 кеше. шул санда 2 бала (2006, 2008 елда туган) зыян күрде. Автобуста машина йөртүче белән 7 кеше булган.

ЮТҺ урынына Лениногорск ашыгыч ярдәменең 2 фельдшер бригадасы чыкты. 4 зыян күргән кеше, шул санда 2 бала, уртача авыр хәлдә Бөгелмә РҮХнә тапшырылды. Өч зыян күргән кеше, шул санда 2 бала, Лениногорск РҮХнә тапшырылды.

2
гыйнвар, 2015 ел
җомга

Бүген Апас районында Апас ш.т.поселогыннан 7 км ераклыкта ЮТҺ булды.

Өч җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 5 кеше, шул санда 1 бала, зыян күрде. ЮТҺ урынына Апас ашыгыч ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр Буа РҮХнә тапшырылды: 4 зыян күргән кеше – уртача авыр хәлдә, 1 зыян күргән кеше – авыр хәлдә.

1
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Яңа ел төнендә Чаллыда беренче бала табуны Перинаталь үзәкнең акушерлар-гинекологлары кабул иттеләр.

Беренче яңа елда туган бала (малай) ир бала булды. Бала тавышы бала табу бүлегендә 1 сәгать 20 минутта яңгырады. Бала 4280 граммлы һәм 58 сантиметр буйлы булып туды. Барысы беренче гыйнварда 11 бала дөньяга килде. 31 декабрьгә узган ел эчендә ПҮтә 6822 бала туды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International