5 гыйнвардан башлап 11нәкадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 9224 тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 982 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 986 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 38 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 1 кеше үлү нәтиҗәсе белән. Янгыннарга медиклар 37 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 105 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7793 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 31, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –192.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 252гә артты (авырулар һәм бала табу исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 1гә, ЮТҺ буенча – 4кә, бала табулар буенча – 7гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 4кә артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 323кә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.