ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов РСМЭБда ремонт эшләренең барышы белән танышты

2015 елның 14 гыйнвары, чәршәмбе

«ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОда бюроның генетик лабораториясенең һәм башка биналарның реконструкциясе барышы белән танышу максаты белән Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов килеп китте. Бюро башлыгы Марат Тимерҗанов белән бергә министр урынбасары ел актыгында реконструкциясе тәмамланган бюроның генетик лабораториясен карап чыкты. Генетик экспертизалар – иң төгәл һәм ышандырырлык, һәм шуңа күрә уздыру өчен алар аерым махсус шартлар таләп итәләр. Бүген генетик лаборатория – бу молекуляр-генетик лабораторияләрне оештыру таләпләренә ярашлы итеп җиһазландырылган биналарның тулы комплексы.

Шулай ук Илдар Фатыйхов аерым куркыныч йогышлар өчен секцион бинада ремонт эшләренең барышы белән танышты. Секцион бинаның реконструкциясе яңа стандартлар буенча уза, 2014 елда бюро хезмәкәрләре булып кайткан, Германиядә һәм Швециядә куллана торган яңа технологияләр монда җайланалар. Күргәннәрнең күбесе хәзер бюроны җиһазландыру вакытында гамәлгә ашырыла. Эш биналарында уңайлыклар тудыру буенча бюрода уздырылган эшләр төп мәсьәләгә – бюро хезмәткәрләренең эшләренә уңайлы шартлар оештыруга, һөнәри авырулар санын профилактикалауга, аерым алганда хезмәткәрләрнең туберкулез белән йогышлану очракларын бетерүгә – хезмәт итә, дип билгеләде Илдар Фатыйхов. Хезмәткәрләр өчен эшнең уңайлы шартларын оештыру һәр медицина оешмасы эшчәнлегендә приоритетлы юнәлеш булып тора, дип Илдар Фатыйхов басым ясады һәм бюро коллективына яңа уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International