Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафинның «Аджибадем», Төркия (Истанбул шәһ.), медицина компаниясенең вәкилләре белән Татарстан Республикасының радиотерапия хезмәтенә яңалык кертү мәсьәләсе буенча очрашуы булды. Очрашуда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина страхованиесе фондының, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның белгечләре катнаштылар.
Балалар хастаханәсенең Г Блогының капиталь ремонты мәсьәләсендә алга барыш билгеләнде. Бүген КДМҮдә беренче киңәшмә булды. Бу максат белән шәһәргә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов килде. Кинәшмәдә проект һәм төзү оешмаларының вәкилләре катнаштылар.
Балалар хастаханәсенең Г Блогында 4 мең кв.м. тирәсе мәйданда элек (капиталь ремонтка кадәр) яңа туган балаларның патологиясе бүлеге урнашты. Хәзер бүлек бала табу йортының бинасы катларының берсендә вакытлыча урнаша. Ремонттан соң ул туган стеналарга күчәргә тиеш, мәйданның 75% алачак. Г Блогының калган мәйданында Балалар диагностик үзәген урнаштыру планлаштырыла, ул ГЭС пос. 8/14 бинасыннан күчәчәк. Төзү эшләренең бер өлеше эшләнде инде. Мәсәлән, түбә төзәтелде, тәрәзәләр алмаштырылды, инженер челтәрләре сүтелде, бинаның алгы ягын җылыту башланды.
Татнефть» ААҖ медсанчастендә һәм Әлмәт шәһ. 2014 елның 20-21 гыйнварында Новосибирскның академик Е.Н. Мешалкин исемендәге КП ФТИның хирургик аритмология үзәгенең әйдәүче йөрәк-кан тамырлары хирургы, м.ф.д. Сергей Артеменко җитәкчелегендә РЧА алымы белән йөрәк ритмының хәвеф-хәтәрле һәм потенциаль куркыныч бозылулы пациентларны оператив дәвалау буенча мастер-класс узды. Тахиаритмиянең төрле төрләре белән булган 15 пациентка уңышлы операция ясалды, һәм алар бүген МСЧән чыгарга әзерләнә инде.
Казан шәһ. «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» ДАССОның хезмәткәрләренә 2013 елның декабренең 2нче яртысы өчен хезмәт хакы 2014 елның 22 гыйнварында түләнде.
2014 елның гыйнвары өчен аванс билгеләнгән вакытта түләнәчәк.2014 елның 16–17 гыйнварында Екатеринбург шәһ. «Иң яхшы урта медицина эшчесе-2013» дигән һөнәри осталык бәйгесенең йомгаклау этабы булды. Бәйгедә сигез федераль округтан урта медицина эшчеләре катнашты.
Искә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоны белән «03» номерын җыеп шалтратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «030» (түләүсез). Әгәр шалтратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номер буенча шалтратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр.
Авырулар яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларны тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын подъезд номерын һәм кодын), юл билгеләүләрне, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, ул чакыручыга «Сезнең чакыругыз кабул ителде» дип җавап бирә, кабул итүнең вакытын әйтә һәм адресны кабатлый, шул чакта чакыру кабул ителгән дип санала.
2014 елның 13-17 гыйнварында Татарстан Республикасында кан һәм кан компонентларының донорлары саны 1364 кеше тәшкил итте, шул санда беренчел – 443 кеше, кабаттан баручылар – 971 кеше. Күрсәтелгән периодта донациялар саны 1296 литр тәшкил итте, шул санда түләүсез нигездә – 1296 литр.
Пациент М., 21 яшь, 2013 елның 31 октябрендә «12нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖнә керде, шул ук көнне көчле аппендицит сәбәбе буенча аңа операция ясалды. Операция тыкшынуы барышында кабырга белән эч арасындагы тышкы артерия җәрәхәтләнелде. Пациентка кабаттан кан тамырында операцияләр ясалды. Ләкин кан югалту белән бәйле киң үсеш алган өзлегү җирлегендә, ул 2013 елның 3 ноябрендә үлде.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кушуы буенча министрлык комиссиясе пациентның үлем факты буенча «12нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ААҖдә тикшерү уздыра. Уздырылучы тикшерү вакытына операцияне ясаган хирург-табиб операцияләрне уздырудан алынган. Сәламәтлек саклау министрлыгы тикшерү органнарына булышлык күрсәтәчәк.