Татарстан клиникаларында Россия Президенты эшләре идарәсенең медицина учреждениеләре делегациясе - баш табиблар, сыйфат менеджменты юнәлешләре җитәкчеләре һ. б. булды.
Бүген ТР сәламәтлек саклау министры урынбасарлары Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәгә эш визиты белән килде. Министрның беренче урынбасары Альмир Абашев һәм сәламәтлек саклау министры урынбасары Айрат Гарипов клиник-диагностика лабораториясен карады.
Яшел Үзән районында быел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының "Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү" программасы буенча Юынчы, Олы Ачасыр һәм Тау иле авылларында, Зур Өтәк авылында һәм Раифа бистәсе фельдшер-акушерлык пунктларында ремонт эшләре үтәлде.
1 июньдә Халыкара балаларны яклау көненә багышланган Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге "Болгар радиосы" радиостанциясендә яшь әниләр арасында «Бәбине имезеп үстерүнең файдасы турында мин нәрсә беләм?» бәйгесен үткәрде.
Тукай үзәк район хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Хәйруллина Миләүшә Хәлил кызы педиатр-табиблар һәм шәфкать туташлары өчен балалар консультациясе хезмәткәрләре арасында "Балаларның сәламәтлеген саклауның төп принциплары" дигән темага лекция үткәрде.
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Милли медицина тикшеренү үзәге хезмәткәрләре эш визиты белән Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгендә булды.
Әлмәттә 74нче яшендә танылган хирург, Әлмәт сәламәтлек саклау ветераны, Татарстан Республикасының атказанган табибы Александр Александрович Семенов вафат булды.
Кул буыннарын эндопротезлау үсеше перспективалары дөньяның 70 иленнән 7000дән артык катнашучыны берләштерәчәк Евразия ортопедия форумының профильле секциясендә тикшереләчәк. Евразия ортопедия форумы Казанда 2023 елның 22-24 июнендә узачак.
134 пациент тикшерелгән. Консультация нәтиҗәләре буенча күп кенә пациентлар КФУның медицина-санитар бүлеге стационары шартларында дәвалану өчен сайлап алынды.
14 июньдә Республика кан үзәгендә 8:00дән 12:00гә кадәр «Бөтендөнья донор көне» җәйге донор акциясе узачак.