ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең «Милли сыйфат институты» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең баш белгече Олег Куликов эш визиты белән Түбән Камага килде.

«Түбән Кама медицина көллияте» ндә Бөтенроссия фән көне кысаларында студентларның уку-тикшеренү эшләре конкурсы узды.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

БРКХдә 2022 елга йомгак ясадылар һәм 2023 елга бурычлар куелды

Түбән Кармалка авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. ФАПның заманча бинасы халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү республика программасы кысаларында төзелде һәм файдалануга тапшырылды.

Яшел Үзән районы Осиново авылында күп профильле поликлиника төзелеше дәвам итә. Күп профильле поликлиника «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелә.

Көннең икенче яртысында Балтач үзәк район хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булды, анда министр урынбасары Гарипов А.Д, Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н. катнашты.

Авыз яман шеш авыруы - бик куркыныч, чөнки ул сиздермичә III-IV клиник стадиягә кадәр, үлем очракларының зур проценты белән үсә ала. Башлангыч этапта тешне регуляр тикшерү вакытында ирен һәм авыз яман шеш авыруы ачыкланырга мөмкин.

Ютазы районы медицина хезмәткәрләре 2022 елдагы эшкә йомгак ясадылар, 2023 елга бурычлар һәм максатлар билгеләделәр.

Заманча лор җайланмасы стационарның процедура кабинетында урнашкан, ул тамак, борын патологияләренә, шулай ук эндоскопик тикшерү ярдәмендә колак авыруларына кирәкле диагноз куярга мөмкинлек бирә. Җиһазлар "Татнефть" ГАҖ компаниясе ярдәмендә сатып алынган.

Республика балалар клиник хастаханәсе белгечләре планлы тикшерү белән Чүпрәле районына чыктылар, анда балаларны кардиолог, невролог, ортопед, хирург, уролог, гинеколог, педиатр һәм эндокринолог белгечләре карады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International