БРКХдә, гаилә кунакханәсендә чираттагы Әкияти терапия сеансы узды, ул балаларга мөһим әйберләр турында гади сүзләр белән һәм кызыклы сюжет аша сөйләргә ярдәм итте.
Бүген Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсе 50 гә якын хезмәткәре Превенар 13 һәм Пневмовакс23 вакциналары ярдәмендә пневмококк инфекциясенә каршы вакцинация үтте.
6 февральдән Татарстанның Спас районы халкы РКТ район үзәк хастаханәсендә үтә алачак. Хәзер район халкына тикшерү өчен башка шәһәрләргә барырга туры килмәячәк. Томограф «Сәламәтлек саклау»милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынды.
Авыл ФАПын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проекты кысаларында башкарылган иде.
Саба районының Яңа Мичән авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Әлеге проект "Сәламәтлек саклау" милли проектының "Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" төбәк проекты кысаларында тормышка ашырылды.
Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә 2022 елгы эшчәнлек йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар буенча медицина советы булды. Чарада шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутаты Светлана Захарова, шәһәрнең сәламәтлек саклау җитәкчесе Александр Николаев катнашты.
Базалиома һәм меланома нәрсә ул? Бу һәм башка сорауларга Түбән Кама үзәк район хастаханәсе табиб-дерматовенерологы Светлана Васильева җавап бирде.
Яр Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсендә «А»блогына капиталь ремонт төгәлләнде. Дәвалау берәмлеге 56 пациентка исәпләнгән. Кирәк булган очракта, койкалар резервы 72гә кадәр артырга мөмкин.
«Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале кысаларында Баулы районының өлкән сыйныф укучылары үзәк хастаханәдә булдылар.
Үз тормышларын медицинага багышларга теләгән балалар белән Түбән Кама муниципаль районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Сергей Мерясев, КДМУның документлар белән тәэмин итү һәм контроль идарәсе җитәкчесе Светлана Титова, Түбән Кама муниципаль район хастаханәсенең баш табибы Марс Мостафин һәм ПҮ белән БШХ баш табибы Рамил Хәмидуллин очрашты.