Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале вәкилләре Татарстан Республикасы буенча Скандинавия йөреше ярышларында 2 нче урынны алды.
Байлар Сабасында хәзерге медицинада профилактика һәм терапия роленә багышланган ике көнлек «Сәламәтлек милләт» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе тәмамланды. Чара татар һәм рус телләрендә оффлайн һәм онлайн форматта узды.
Казанда ике көнлек конференция уза, анда Казанның 20нче шәһәр сырхауханәсе иң яхшы идарә оешмасы моделе буларак күрсәтелде.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш токсикологы Алия Насыйбуллина «Клиник токсикологиянең үсеш этаплары һәм перспективалары» дигән Юбилейлы Лужник укуларында катнашты. Укулар Н.В. Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм фәнни-тикшеренү институты базасында узды
Аллеяда алты бюст бар, барысын да Яшел Үзән скульпторы Эдгар Филиппов ясаган.
Яшел Үзән районының Олы Ходяш авылында ФАП төзелеше тәмамланды. Исегезгә төшерәбез, аны «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзеделәр.
Баулы үзәк район хастаханәсенә HS40-RUS югары класслы яңа ультратавыш диагностикасы аппараты килде. Җиһазлар "Сәламәтлек саклау" милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча сатып алынган.
Бүген Ютазы районы Байлар авылында «Халыкка беренчел медик-санитар ярдәмне камилләштерү» республика программасы буенча төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Бүген Казанда 1965-1984 елларда Республика санитар-эпидемиология станциясенең баш табибы булган Абрам Львович Якобсон истәлегенә мемориаль такта ачылды.
Арча үзәк район хастаханәсендә яңа УЗИ аппараты файдалануга тапшырылды. Ул "Сәламәтлек саклау" милли проектының «Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр санын киметү» региональ проектын тормышка ашыру кысаларында сатып алынган.