Казан ДМУ студентларның стартап-командаларын булдыруга, Технологик эшмәкәрлек күнекмәләренә өйрәтүгә һәм әлеге күнекмәләрне гамәлдә тикшерүгә юнәлдерелгән акселерацион программаларны гамәлгә ашыру буенча вузларны сайлап алу бәйгесендә җиңүчеләр арасына керде.
«Беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә, туган-тумачаларга булышырга, ярдәм итәргә һәм ....эшләргә кирәк. Аннары барысы да яхшы булыр!"- дип ышандыра Любовь Васильевна Балобанова, Алабуга үзәк район хастаханәсенең ярты гасырлык стажлы табиб-терапевты, кызыклы әңгәмәдәш һәм гаҗәеп сөйкемле хатын. Ул-сәламәтлек саклау ветераны. Гомерен медицинага багышлый..
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге казанлыларны һәм башкала кунакларын ВИЧ-инфекциягә аноним бушлай тест узарга чакыра..
Котлаулар медицина учреждениеләре ветераннары адресына яңгырады. Өлкәннәр көне декадасында бәйрәмнәр белән Казан шәһәре Сугыш ветераннары госпитале, Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясе һәм Республика балалар клиник хастаханәсе ветераннарын котладылар.
5 октябрьдә Казанда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган «Өлкәннәргә хокукый ярдәм күрсәтү» темасына «Кайнар линия» ачылачак. "Кайнар линия" телефоны: (843) 236-00-71
5-7 октябрьдә «Казан ярминкәсе» КҮ территориясендә «Сәламәтлек индустриясе. Казан» югары технологияле медицина техникасы һәм җиһазлары махсуслаштырылган күргәзмәсе үтә.
Утырышны баш табиб урынбасары Шәрәфетдинов Марс Гыйльметдин улы ачты. Аннары презентация материаллары белән баш табиб урынбасары Бельская Елена Евгеньевна чыгыш ясады.
2 октябрьдә Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре "һәр муниципалитетка - сәламәтлек маршруты" проектына багышланган "Тормышта 10 000 адым"Бөтенроссия акциясендә актив катнаштылар.
Иртәгә, 4 октябрьдә, 10.00 сәгатьтә ТР Министрлар Кабинетында «2022 елда Татарстан Республикасында Өлкәннәр декадасын үткәрү турында» темасына брифинг узачак.
Офтальмохирург косар Анна Викторовна ике атналык командировка барышында дәвалау-диагностика процессы белән танышты, Республика клиник офтальмология хастаханәсенең операцион бүлмәләрендә булды