Ел саен Республика медицина профилактикасы үзәге күкрәк сөте белән туудан 1 яшькә кадәр баланы имезүче яшь әниләр арасында «Күкрәк сөте ашату турында мин нәрсә беләм?» радиоконкурсын уздыра. Конкурс булачак әниләргә баланың яхшы сыйфатлы үсеше һәм киләчәктә аның сәламәтлеген саклау өчен күкрәк сөте ашатуның файдасы турында хәбәр итә.
Актаныш районында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган җәйге спартакиада узды. Районның 26 оешмасы һәм учреждениесе арасында спорт ярышларында Актаныш ҮРХ командасы катнашты.
Татарстан Республикасы стандартлаштыру, метрология һәм сынау дәүләт региональ үзәгендә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсының региональ этабы узды.
ТР прокуроры Илдус Нәфыйков үз вакытында гамәлләре кеше гомерен саклап калган ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.
2019 елның 6 июнендә Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә Халыкара фәнни-гамәли «Бавыр һәм ашказаны асты бизенең хирургиясенең хәзерге заман дөнья стандартлары» дигән симпозиум узачак.
Ашыгыч педиатриянең көнүзәк бүлекләре буенча квалификация күтәрү циклын Түбән Кама шәһ. Перинаталь үзәге белән БШХнең табиблары-педиатрлары узды.
Республика клиник хастаханәсендә микробиология буенча фәнни-гамәли «Бактериаль препаратларга сизгерлекне билгеләүнең көнүзәк аспектлары» дигән конференция уза.
Эндометриоз – матка куышлыгы чикләреннән тыш, үзлекләре буенча эндометрийгә охшаган, тукыманың яхшы сыйфатлы үсүе булган процесс. Ул балага узмауның һәм йөклелекне йөртә алмауның төп сәбәпләренең берсе булып тора. Шулай ук аналык кисталарының барлыкка килүе сәбәбе булырга мөмкин.
Хатын-кызлар гинекологка-эндокринологка кабул итүгә килә торган киң таралган проблемаларның берсе – цикл бозылуы һәм тире проблемалары (гиперандрогения).
«Чистай ҮРХ» ДАССУнең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсендә Янгынга каршы куркынычсызлык буенча укулар узды.