Әлки ҮРХнең хатын-кызлар консультациясендә Изге Николай Чудотворец Изге Николай храмы башлыгы иерей Андрей Матвеев белән очрашу булды. «Демография» проекты кысаларында ул хастаханәгә килүчеләргә абортларны профилактикалау, балаларны тәрбияләү, гаилә кыйммәтләре һәм чиркәү кагыйдәләре буенча әхлакый приоритетлар турында сөйләде. Апрель урталарында мөхтәсиб Ирек хәзрәт Сәлахиев белән очрашу планлаштырыла.
Тәтеш районы үзәк хастаханәсе Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган профилактик акцияләр үткәрде. Районда һәр теләгән кеше артериаль кан басымын үлчи, тән массасы индексын билгели һәм кандагы шикәр дәрәҗәсен үлчи ала торган медицина нокталары оештырылды.
ТР ССМ Республика клиник офтальмология хастаханәсендә (Бутлеров ур., 14) Казан офтальмология мәктәбенә багышланган музей ачылды. Анда танылган галимнәрнең фәнни хезмәтләре, табибларның беренче кораллары, шулай ук операцияләрнең сирәк фотосурәтләре җыелган. Музей ачылышы Казанда офтальмология мәктәбенә нигез салучы профессор Емилиан Адамюкның 180 еллыгына багышланган. Музей экспонатларын беренчеләрдән булып шәһәр һәм республика ММЧ журналистлары бәяләделәр.
Республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен производство гимнастикасы кертелде. Гимнастика белән шөгыльләнү өчен күнегүләрнең оптималь комплексы ДФК табиблары тарафыннан махсус эшләнгән иде.
«Казан медицина көллияте» ДАҺББУ җирлегендә Татарстан Республикасы урта медицина белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар арасында «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасының региональ этабы узды.
Казанда ВИЧ-йогышын профилактикалау буенча акцияне «Профилактика һәм инициатива» РҖО белән бергә Республика СПИД үзәге уздырдылар. Аның максаты – ВИЧ-йогышы мәсьәләләре буенча Татарстан халкының мәгълүматлы булуын арттыру һәм ВИЧ уңай статуслы затларны дискриминацияләүгә юл куймый торган уңай мохит формалаштыру.
Яңа Чишмә районында «Балаларның сәламәтлеге – илнең байлыгы» дигән КДМУ Медицина десанты проектын тормышка ашыру кысаларында балаларның медицина тикшерүләре узды.
Бөтендөнья сәламәтлек көнендә Түбән Кама халкы беренче тапкыр «Тормышка 10 000 адым » Бөтенроссия акциясенә кушылды, ул кеше нормаль физик активлыгының минимумын саклау өчен көнгә 6 меңнән алып 10 меңгә кадәр адым ясарга тиеш дигән БССОның киңәшенә нигезләнгән.
ТР ССМ ӘМР буенча Сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә Әлмәт медицина профилактикасы үзәге Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган профилактик чаралар оештырдылар. Шәһәрдә яшәүчеләр белән очрашулар, иҗтимагый урыннарда акцияләр, сәламәт яшәү рәвешен алып бару буенча әңгәмәләр һәм лекцияләр, төрле авыруларны профилактикалау буенча буклетлар тарату белән актив тормыш позициясен саклау мәсьәләләрен пропагандалау узды.
11 апрель көнне бөтен дөньяда Паркинсон авыруы белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Ул Альцгеймер авыруыннан соң аеруча еш очрый торган нейродегенератив авыру, күбесенчә 60 яшьтән соң булган кешеләрдә очрый торган акрынлап көчәя баручы хроник неврологик авыру булып тора.