Суд-медицина экспертизасы бюросының авыр югалту кичерүе турында хәбәр итәбез: 2021 елның 13 ноябрендә 50нче яшендә югары квалификация категорияле суд-медицина эксперты табибы, районара һәм район суд-медицина бүлекләре буенча мәетләргә экспертиза бүлеге мөдире Инесса Евгеньевна Исхакова вафат булды.
Инесса Евгеньевна суд медиклары гаиләсендә үскән: әтисе Евгений Владимирович Куницын бюрода 27 ел эшләгән, ә әнисе Гүзәл Заһидулла кызы бүгенге көнгә кадәр суд-гистология бүлегендә эшли. Инесса Евгеньевна 1996 елда С. В.Курашов ис. Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый, бюро базасында интернатураны үтә. 1997 елда Инесса Евгеньевна бюрога мәетләргә экспертиза бүлегендә суд-медицина эксперты булып эшләргә килә, ә 2007 елда бу бүлек мөдире итеп билгеләнә. Инесса Евгеньевна үзенең бөтен гомерен яраткан эшенә багышлаган, гел камилләшкән, укыган, квалификациясен күтәргә.
Инесса Евгеньевна гомере буе суд медицинасына хезмәт итә. Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының күп санлы бүләкләренә, Рәхмәт хатларына, Мактау грамоталарына, шулай ук "Булгария" теплоходы, боинг 737 (2013 ел) һәлакәте, "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын кебек гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә катнашкан өчен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Рәхмәт хатларына ия иде.
Инесса Евгеньевнаның якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланачак.