Яшел Үзән районында Ильинский фельдшер-акушерлык пунктын ачтылар

2021 елның 24 декабре, җомга

Яшел Үзән районының Ильинский авылында "халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү" республика программасы буенча төзелгән ФАПны ачу тантанасы булды.

Бу авыл халкы өчен әһәмиятле вакыйга булды.
- Авыл халкы бу вакыйганы күптән көтте, чөнки элек ФАП тузган агач йортта урнашкан иде. Ә кирәкле җиһазлар булмау Яшел Үзән яки Васильево медицина учреждениеләренә баруны таләп иткән иде, - диде Яшел Үзән РҮХнең баш табибы вазифаларын башкаручы Эльмир Гатин. Яңа ФАП кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, канализация, заманча медицина җиһазлары һәм видеокүзәтү системасы белән җиһазландырылган.

«Халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне камилләштерү» республика программасы кысаларында быел Татарстан Республикасында 42 фельдшер-акушерлык пункты төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International