Түбән Кама күппрофильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханәсендә цифрлы рентген-аппарат файдалануга тапшырылды

2022 елның 20 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Түбән Кама шәһәре үзәк район күппрофильле хастаханәсенең 1нче номерлы сырхауханәсендә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләүнең максатчан программасы акчасына цифрлы рентген-аппарат файдалануга тапшырылды. Бәясе - 8 800 000 сум. «РЕНЕКС-РЦ» яңа аппаратында 1нче поликлиникага беркетелгән пациентлар зур спектрлы тикшеренүләр уза ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International