2021 елда Татарстанда "Сәламәтлек саклау" һәм "Демография" милли проектларын тормышка ашыру нәтиҗәләре

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Сәламәтлек саклау" милли проекты кысаларында 7 федераль (региональ) проект гамәлгә ашырыла:

2021 елга 2 551,0 млн. сум каралган (РФ – 1 496,7 млн. сум, ТР – 641,4 млн.сум, ТР бюджетыннан өстәмә рәвештә – 412,8 млн. сум), 2 533,48 млн. сум үзләштерелгән (РФ – 1 488,94 млн. сум, ТР – 1044,54 млн. сум), яисә 99,3%.

1. "Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү" региональ проекты

Халыкка медицина ярдәме күрсәтү максатларында авиация хезмәте белән 168 очыш башкарылган һәм 164 пациент эвакуацияләнгән;

2. "Йөрәк-кан тамырлары авыруларына каршы көрәш" региональ проекты

Төбәк һәм беренчел кан тамырлары үзәкләрендә медицина җиһазлары яңартылган (МКДҮ, Түбән Кама РКПҮХ, Алабуга, Яшел Үзән һәм Буа район үзәк хастаханәләре) – 221 берәмлек, шул исәптән 1 ангиограф, 3 компьютер томографы;

йөрәк-кан тамырлары авыруларын һәм йөрәк-кан тамырлары өзлегүләрен профилактикалауны тәэмин итү өчен диспансер күзәтүендә булган 12 318 югары рисклы пациент өчен дару препаратлары сатып алынган,

3. "Онкология авырулары белән көрәш" региональ проекты

Иммуногистохимия, патоморфологик тикшеренүләр һәм нурлы тикшеренүләр үткәрү буенча референс-үзәкләр булдыру һәм аларны җиһазландыру өчен махсус җиһазлар сатып алынды.проф. М. З.Сигал ис.РКОД (33 берәмлек).

Түбән Кама РҮКПХ базасында амбулатор онкология ярдәменең 1 үзәге ачылды.

4. "Балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп, Татарстан Республикасы Балалар сәламәтлек саклавын үстерү" региональ проекты

«ТР ССМ Балалар Республика клиник хастаханәсе» ДАССУ базасында балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге төзелде, 996 пациент дәваланды.

5. «Сәламәтлек саклау системасының медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү» региональ проекты

хуҗалык эшләре өчен бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү һәм беренче өч ел өзлексез эшләү дәверендә түләнә торган айлык өстәмә түләү рәвешендә 72 табиб – яшь белгеч, 104 фельдшер социаль ярдәм чараларын финанс ягыннан тәэмин ителде  (1 табибка – 1,0 – 1,5 млн сум, 1 фельдшерга-500,0-750,0 мең сум).;

Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алган 125 табиб-белгеч, клиник-лаборатор диагностика табиблары (100,0 млн. сумга)дәүләт ярдәме чараларын финанс белән тәэмин ителде;

«Ак чәчәкләр» һөнәри осталык конкурсы үткәрелде.

6. "Татарстан Республикасы Электрон сәламәтлек саклау" бердәм дәүләт мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру" региональ проекты

«РММАҮ» ДАССУга проект чараларын башкаруга субсидия бирелде.

7. «Татарстан Республикасында медицина хезмәтләре экспортын үстерү» региональ проекты

Медицина туризмы һәм медицина хезмәтләрен экспортлау буенча Med Travel Leaders 2021 Бөтенроссия конкурсында җиңүче дип танылды:

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы – «төбәк турында иң яхшы видео-ролик» номинациясендә;

БРКХ-Идел буе федераль округында «медицина туристлары өчен иң яхшы веб-бит», Идел буе федераль округында «медицина туризмы буенча иң яхшы ролик», «инглиз телендә педиатрия үзәгенең иң яхшы буклеты»номинацияләрендә.

РКХ-Идел буе федераль округында «медицина туризмы турында инглиз телендә иң динамик видео-ролик» номинациясендә.

7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе- "инглиз телендә иң яхшы веб-сайт " Идел буе федераль округында.

"Демография" милли проектын тормышка ашыру

1."Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту" төбәк проекты

4 шәһәрдә җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәкләренең эше дәвам итте.

ТР муниципаль берәмлекләрендә җәмәгать сәламәтлеген ныгытуның муниципаль программаларын гамәлгә кертү.

Татарстан Республикасында эшләүчеләрнең сәламәтлеген ныгыту буенча иң яхшы практикаларны үз эченә алган корпоратив программаларны гамәлгә кертү.

2. "Өлкән буын" региональ проекты

1. "Сугыш ветераннары госпитале" базасында төбәк педиатрия үзәге, 63 амбулатор-поликлиника учреждениесендә 67 гериатрия кабинеты эшли.

2. Социаль хезмәт күрсәтү оешмаларында яшәүче (100%) эшкә яраклы яшьтәге 302 кешегә пневмококок инфекциясенә каршы вакцинация үткәрелде.

3. «Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» региональ проекты

Татарстан Республикасы территориясендә билгеләнгән җан башына яшәү минимумы күләменнән артмаган уртача җан башына туры килә торган, һәм хроник авырулары булган балаларны ясалма һәм катнаш ашатуда булган 35 991 баланы балалар туклануының махсус продуктлары белән түләүсез тәэмин итү (статья 2007 елның 2 августындагы 38-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законы редакциясендә)

1 685 экстракорпораль аталандыру циклы үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International