Росздравнадзорның «лицензияләү» АИС мәгълүматлары буенча, Татарстан Республикасында медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензиясе булган хосусый сәламәтлек саклау системасының 1 990 медицина оешмасы эшли. Шәхси клиникаларның 75% тан артыгы Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат шәһәрләрендә урнашкан.
Шәхси медицина оешмаларының «терапия» юнәлешләре буенча -29, 7 %, «неврология» -25%, «стоматология» -22,7% лицензия алган. Балаларга түләүле хезмәтләр лицензиатларның 11 проценты, акушерлык һәм гинекология белән - 9% шөгыльләнә . «Офтальмология», «урология», «хирургия» һәм «эндокринология» юнәлешләре - 3 процентка якын.