Бүген операция шәфкать туташлары һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2022 елның 15 феврале, сишәмбе

Бүген, 15 февральдә, операция шәфкать туташлары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Операция шәфкать туташы эшеннән башка хирург эшен күзаллау мөмкин түгел. Алар хирургларның уң кулы.

Балалар Республика клиник хастаханәсе командасында эшләүче ике шәфкать туташының тарихын сөйләп үтик.

Наилә Зиннәтуллина Татарстан Республикасының Буа шәһәрендә медицина училищесын 1993 елда тәмамлый. Юллама буенча кыз БРКХнә, 1нче оперблокка эләгә, 1994 елда 2нче номерлы оперблокка күчә, 2021 елдан 3 нче номерлы операция блогында эшли. «Мин әле перчаткаларны кайнатып, киптергән, аннары аларны тальк белән эшкәртеп, шуннан перчаткаларны һәм халатларны стерильләштерү өчен  автоклавка керткән чакларда эшли башлаган идем. Хәзер эшләү үзе бер ләззәт: барысы да бер тапкыр гына кулланыла, яңа технологияләр ярдәмендә операцияләр дә элеккегә караганда тизрәк уза», - дип сөйли Наилә Рәшитовна.

Үзбәкстаннан Надирабигим Сираҗиева медицинага әтисе васыяте аркасында эләгә. Үлем алдыннан әтисе аңа: «Табиб булганчыга кадәр – башка нәрсә турында уйлама», - диде. «Мин аның ихтыярын үтәдем һәм бу хакта бер генә секундка да үкенмәдем. Мин Үзбәкстанда Гулистан шәһәренә тудым һәм яшәдем, аннары Йошкар-Олага медицина училищесына укырга кердем, 3,5 ел акушерлык факультетында укыдым, аннары Казанга килдем һәм Балалар республика клиник хастаханәгә урнаштым. 7 ел яңа туган балалар патологиясе бүлегендә эшләде, аннары оперблокка күчтем – һәрчак хирурглар белән эшләргә хыялландым, һәм менә инде 21 ел эшлим. Минем зур хыялым бар иде –Лео Бокерия кебек медицина гигантлары белән эшләү һәм хыялым тормышка ашты, 10 ел элек, Бокерия БРКХнә килгәч һәм мастер-класслар биргәндә мин аның белән эшли алдым», -дип хатирәләре белән уртаклаша Надирабигим Василовна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International