Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар сырхауханәсенең филиалын төзү буенча эшләр 54% ка үтәлгән. Ул «сәламәтлек саклау»илкүләм проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелә.
Поликлиниканың төзелеш барышын Казан Мэры Илсур Метшин тикшерде.