Кайбыч РҮХнең 75тән артык пациенты илкүләм проект буенча килгән яңа җиһазлар ярдәмендә гастроскопия узды

2023 елның 3 марты, җомга

«Сәламәтлек саклау» милли проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы буенча узган ел ахырында Кайбыч РҮХдә гастроскопия үткәрү өчен видеоэндоскопик стойка урнаштырылды. Бүгенге көнгә 75 кеше тикшерү үтте.

Эндоскопия үткәрүче табиб аппаратның уңайлы булуын, видеоязма хисабына мәгълүматлы булуын билгеләп үтә, инструмент барышында ук табиб мониторда органнарның торышын бәяли һәм үзгәрешләр ачыклый, күрсәтмәләр булганда биопсия ясый, кан китүне туктата яки чит тәнне чыгара ала.

«Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программа буенча 2022 елда Татарстанның беренчел звеносының дәвалау учреждениеләренә барлыгы 2439 берәмлек медицина җиһазы кайтарылган.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International