Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең 2нче хирургия корпусын капиталь ремонтлау дәвам итә

2023 елның 28 апреле, җомга

Эшләр өч этапка бүленгән. Беренчесе уңышлы тәмамланган: неврология һәм урология бүлекләре ремонтланган.
Хәзер икенче этап бара: төзүчеләр операция һәм рентгенологияблокларны, балалар һәм онкология бүлекләрен яңарталар.
Киләсе елда башланачак өченче этапта медицина җиһазлары китерү, тышкы фасадны ремонтлау һәм территорияне төзекләндерү күздә тотыла.
Эшләрне «Стройбренд» ҖЧҖ  оешмасы алып бара.
Яшел Үзән үзәк район хастаханәсенең 2нче хирургия корпусын капиталь ремонтлау стационар сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы кысаларында башкарыла. Ремонт эшләре 2024 елда тәмамланачак, дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International