Казанның 2нче балалар шәһәр поликлиникасының баш табибы Роза Әхмәдиева вафат булды

2023 елның 14 мае, якшәмбе

Озакка сузылган авырудан соң 64 нче яшендә Казан шәһәренең 2нче балалар поликлиникасының баш табибы Әхмәдиева Роза Салих кызы вафат булды.

Ул сәләтле җитәкче, ярдәмчел һәм игътибарлы табиб булып, хезмәттәшләре һәм пациентлары арасында хөрмәт һәм абруй казанган. Татарстан Республикасының Атказанган табибы исеменә ия һәм югары квалификацияле категорияле табиб-педиатр була.

Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе коллективы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәрләре Роза Салиховнаның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Аның турында якты истәлек безнең йөрәкләрдә сакланачак. Сезнең белән бергә кайгырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International