«Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру кысаларында Зәй районында 7 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт үткәрелә.
2024 елда Шикмай, Поповка, Пусташит, Югары Налим, Зыйчабаш, Иске Маврино, Урта Пәнәче авылларында 5 738 212,16 сумлык ФАПлар ремонтланачак.