Вахитов авылында Югары Ослан үзәк район хастаханәсенең фельдшер-акушерлык пункты бинасын ремонтлау тәмамланды. Эшләр «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча башкарылган. Федераль бюджеттан 1 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән.