ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин экстремаль эсселек чорында куркынычсызлык кагыйдәләре турында

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы һәм кунаклар!

Республика территориясендә экстремаль эссе һава торышы урнашты. Кызганычка каршы, бу хәлне санга сукмау безнең һәрберебезнең сәламәтлегенә җитди йогынты ясарга мөмкин.

Эсселек су коену һәм пикник вакыты гына түгел, ә сәламәтлеккә аеруча игътибарлы булу вакыты да.

Һаваның югары температурасы организм өчен җитди куркыныч тудыра, җылылык сугуга, сусызлануга, хроник авырулары булган кешеләрнең хәле начараюга китерергә мөмкин.

Эсселекнең тискәре нәтиҗәләрен булдырмас өчен, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы түбәндәге гади кагыйдәләрне үтәргә киңәш итә:

  • Күбрәк су эчегез.Татлы эчемлекләрдән сакланыгыз, алар организмны сусызландыралар.
  • Табигый тукымадан буш, җиңел кием киегез.
  • Ачык кояшта озак торудан сакланыгыз, аеруча 11 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.
  • Көннең эссе вакытында көчле физик күнегүләр ясамагыз.
  • Күп җимеш һәм яшелчәләр белән җиңел ризык ашагыз.
  • Якыннарыгызның, бигрәк тә өлкәннәрнең һәм балаларның хәлен күзәтеп торыгыз.

Беренче җылылык сугу билгеләре (баш авырту, баш әйләнү, күңел болгану, косу, тән температурасы күтәрелү) булганда, шунда ук табибка мөрәҗәгать итегез.

Аерым игътибарны түбәндәге төркемнәргә юнәлтүегезне сорыйм:

  • Хроник авырулары булган кешеләр.
  • Олы яшьтәге кешеләр.
  • Балалар.
  • Ачык һавада эшләүче кешеләр.

Онытмагыз, сезнең сәламәтлек сезнең кулда!  Сак булыгыз, гади куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, һәм җәй сезнең өчен уңайлы һәм куркынычсыз узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International