Яшелчә һәм җиләк-җимешләр – сәламәт туклануның нигезе, әмма алар тирәсендә, башка күп кенә продуктлар тирәсендә кебек үк, күп мифлар йөри. Әйдәгез, яшелчә һәм җиләк-җимеш турындагы киң таралган 3 мифны фаш итик.
Миф 1: яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә май юк.
Чынбарлык:мәсәлән, авокадо, зәйтүннәр файдалы майларга бай. Бу майлар сәламәтлек өчен бик мөһим. Алар күзәнәк мембраналарын төзүдә, гормоннар җитештерүдә катнаша, шулай ук организмга майда эрүчән витаминнарны үзләштерергә ярдәм итә.
Миф 2: җимешләр артык татлы һәм фигурага зыян китерә.
Чынбарлык: җимешләрдә фруктоза бар, ул чыннан да шикәр, ләкин аларда клетчатка күп, ул шикәрнең канга сеңүен акрынайта һәм глюкоза дәрәҗәсенең кискен күтәрелүен булдырмый кала.
Миф 3: яшелчә һәм җиләк-җимешләрне даруханәдәге витаминнарга алмаштырырга мөмкин.
Чынбарлык: яшелчә һәм җиләк-җимештәге витаминнар биологик актив матдәләрнең катлаулы комплексының бер өлеше булып тора. Витаминлы препаратларны гына кабул итү яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең файдалы үзлекләрен тулысынча алыштыра алмый.
Сәламәт туклану – сәламәтлек нигезе. Үз рационыгызга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез, һәм сезнең тәнегез сезгә рәхмәт әйтәчәк!