БРИКС саммиты кысаларында ТР Дәүләт Советы бинасында «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе оештырылган. Күргәзмәдә республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары да тәкъдим ителә.
Аерым алганда, Казан шәһәренең М.Н.Садыйков исемендәге 7нче шәһәр клиник хастаханәсенең реабилитация хезмәте куллана торган заманча технологияләр. "Акыллы палата" - КДМАның тернәкләндерү һәм спорт медицинасы кафедрасы һәм Лобачевский исемендәге лицейның уртак эшләнмәсе.
Пациент күз карашы ярдәмендә утны, телевизорны, микродулкынлы мичне кабызырга/сүндерергә, тәрәзәләрне һәм пәрдәләрне ачарга/ябарга, палатада температураны көйләргә, шәфкать туташын чакыртырга мөмкин. Түшәмдә пациентны күчерү өчен слинг системасы урнаштырылган, җиһазларны җиңел күчерергә һәм биеклек буенча көйләргә була.