БРИКС саммитына багышланган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә ТР ССМ проф. М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансеры үзенең казанышларын тәкъдим итә.
Онкология диспансерында кулланыла торган инновацияләрнең берсе - буыннарны протезлау һәм сөякләрне модельләштерү технологиясе. Сөякләрне 3D ысулы белән басуның яңа технологиясе күптән түгел генә дәвалап булмый торган чирләр белән авыручы пациентларны нормаль тормышка кайтарырга мөмкинлек бирә.