Алабугада - үзәк район хастаханәсенең яңа баш табибы

2025 елның 21 феврале, җомга

Алабуга үзәк район хастаханәсенең баш табибы итеп Потеев Мансур Али улы билгеләнде. Татарстан АССРның Кама Тамагы поселогында туа.

Әстерхан дәүләт медицина академиясен тәмамлаган.

Шунда ук, Әстерханда, үзенең хезмәт эшчәнлеген И.Н. Аламдарова исемендәге 3нче номерлы хастаханәдә башлый, хирургия буенча интерн.

Аннары Яр Чаллыда - ашыгыч ярдәм күрсәтүче табиб-хирург. Акад. Б.В. Петровский исеменәге Россия медицина фәннәре академиясе ординатурасына укырга керә.

11 ел Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә йөрәк-кан тамырлары хирургы булып эшли.

2022 елның ноябреннән әлеге билгеләнүгә кадәр – Тукай үзәк район хастаханәсенең баш табибы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International