Дәүләт Думасы депутатлары Айрат Фәррахов һәм Руслан Гаджиев Казан хәрби госпитале һәм Татарстан РКХ коллективы һәм пациентлары белән очрашты.
РФ Дәүләт Думасы вәкилләре медицина хезмәткәрләренә рәхмәт хатлары тапшырды һәм якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
Рәхмәт хатлары алдылар : хирург Азат Илдус улы Сәгъдиев, травматолог-ортопед Марсель Марс улы Насыйбуллин, гомуми мәсьәләләр буенча баш табиб урынбасары Ольга Геннадьевна Сафина, 2нче кабул итү бүлегенең өлкән шәфкать туташы Юлия Евгеньевна Хохлова, медрегистратор Раилә Тәлгать кызы Нуриева, шәфкать туташы Мөнирә Гаязетдин кызы Сафина, шәфкать туташы-анестезист Ләйсән Илдус кызы Фатыйхова.