Татарстан Икътисад министрлыгы коллегиясе утырышы кысаларында «Интеллектуаль милек» һәм «Корпоратив инновация» категорияләрендә «Ел инновациясе» конкурсы лауреатларын бүләкләү булды. Иң перспективалы эшләнмәләр авторларына лаеклы бүләкләр тапшырылды.
Җиңүчеләрне Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котладылар. «Интеллектуаль милек» номинациясендә Республика балалар клиник хастаханәсенең УЗИ бүлеге мөдире, Казан дәүләт медицина университетының госпиталь педиатриясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре докторы Галимова Лилия Фәрид кызының «Балалар липидология үзәге» проекты җиңде. Балачакта гаилә гиперхолестеринемиясенең гетерозигот формасын диагностикалау ысулы»