Тукай район үзәк хастаханәсендә бүгенге көннән башлап яңа баш табиб. Җитәкче вазифасына Лымарь Розалия Рафаил кызы билгеләнде. Бу вазифага кадәр биш ел дәвамында Минзәлә район үзәк хастаханәсенең клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары була.
Р.Р. Лымарь Башкорт АССР туа. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. (медицина-профилактика эше, табиб). Хезмәт эшчәнлеген Туймазы район үзәк хастаханәсенең (Башкортстан) травматология бүлегендә авыруларны карау буенча кече шәфкать туташы, ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшли. Лаборатор диагностика кафедрасында интернатура тәмамлаганнан соң, Уфа шәһәренең 17 нче балалар шәһәр клиник хастаханәсенең бактериология лабораториясе белән җитәкчелек итә. 2015 елда Татарстанга күчеп килә һәм Минзәлә район үзәк хастаханәсенә эшкә урнаша.