Нидерландия корольлегенең делегациясе Сәламәтлек саклау министрлыгында кунакта

2013 елның 6 ноябре, чәршәмбе

Нидерландия корольлегенең делегациясе Сәламәтлек саклау, социаль тәэминат һәм спорт министры Эдит Схипперс җитәкчелегендә Татарстан Республикасы башкаласына килде. Сәламәтлек саклау объектларына визит барышында Сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин кунакларны озатып барды.

Кунаклар өчен Татарстан Республикасының сату-икътисадый, сәнәгый һәм капитал салу потенциалын тикшерү һәм үзләренең соңгы уңышлары белән таныштыру буенча түгәрәк өстәлләр уздырылды. Икенче көнне ЮМТ Белем бирү үзәгендә медицина технологияләре һәм электрон сәламәтлек саклау буенча мастер-класслар узды. Очрашу барышында сәламәтлек саклау өлкәсе җитәкчеләрен Нидерландиядә аеруча игътибар бирелә торган өлкән кешеләргә стационар ярдәм күрсәтүнең тәҗрибәсе аеруча кызыксындырды. Казанда ике көн булганнан соң алар сәламәтлек саклау өлкәсенең медицина һәм белем бирү оешмаларының эшләре белән таныштылар һәм аларны анда оештырылган шартлар уңай яктан гаҗәпләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International