Йомгаклау медицина советы Биектау район үзәк хастаханәсендә узды

2025 елның 28 феврале, җомга

27 февральдә район хакимиятендә Биектау үзәк район хастаханәсенең йомгаклау медицина советы булып узды. Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Филатов, М.Н. Садыйков ис. ШКХ № 7 баш табибы Артур Делян, Биектау районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин катнашты.

Төп  доклад белән Биектау үзәк район хастаханәсе баш табибы Айрат Гайфуллин чыгыш ясады.

«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында, ул 2025 елдан «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты, 2024 елда Бикнарат һәм Әбрә авылларында ике яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International