Бүген Казанда ике көнлек «Йөрәк командасы» белем бирү форумы эшли башлады.
ИТ-парк мәйданчыгында кардиология, кардиохирургия һәм эндоваскуляр хирургия өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар җыелды.
Тематик трекларда, пленар утырышларда, симпозиумнарда Мәскәү, Санкт-Петербург, Красноярск, Түбән Новгород, Новосибирск, Пенза, Калининград, Пермь, Уфа белгечләре катнаша, шулай ук Беларусь һәм Казахстаннан кунаклар.
Форум кунакларын сәламләделәр:
Светлана Михайловна Захарова - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе
Альмир Рәшит улы Абашев - Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары
Рөстәм Шамил улы Хәсәнов - Казан дәүләт медицина академиясе директоры, Идел буе федераль округының һәм ТРның баш онкологы
Артур Маркосович Делян - Казан ш. М.Н. Садыйков исем. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең баш табибы
Зөлфия Фәрит кызы Ким - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казанның М.Н. Садыйков исем. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары.
Форум эшендә катнашалар:
Леонид Сергеевич Коков - интервенцион кардиоангиологларның Россия фәнни җәмгыяте рәисе, Н. В.Склифосовский исемендәге Фәнни-тикшеренү институтының фәнни бүлек мөдире.
Владлен Владлен улы Базылев - Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында штаттан тыш баш белгече – йөрәк-кан тамырлары хирургы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «ФЦССХ» ФДБУ баш табибы.
Александр Станиславович Жигалкович - «Кардиология «РНПЦ» ДУның 1 нче кардиохирургия бүлеге мөдире, м.ф. к. (Минск, Беларусь Республикасы).
Бауыржан Алдаберген улы Ракишев –« А.Н. Сызганов исемендәге Милли фәнни хирургия үзәге » АҖ кардиохирургия бүлеге мөдире, табиб-кардиохирургы (Алматы, Казахстан Республикасы).
Форум турында тулырак - https://heartteam.ru.