Алабуга районының Танай авылына мобиль поликлиника — Яр Чаллы шәһәреннән һәм Алабуга үзәк хастаханәсеннән 5 нче шәһәр хастаханәсе табиблары килгән.
Ике атна дәвамында халыкны эндокринолог, уролог, хирург, акушер-гинеколог, травматолог, офтальмолог, невролог, онколог, ультратавыш тикшеренү белгече, гомуми практика табибы кебек белгечләр кабул итте.
Тар белгечләр һәм замана медицина аппаратурасы белән автопоездның һәр килүен авыл халкы түземсезлек белән көтә.
Тар белгечләргә якындагы авылларда яшәүчеләр дә мөрәҗәгать итә, шул исәптән хезмәт ветераннары да. Тәгәрмәчле поликлиника табиблары тарафыннан барлыгы 395 пациент тикшерелгән.
Мобиль поликлиника белгечләре «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты кысаларында Алабуга районында яшәүчеләргә консультатив-диагностик ярдәм күрсәтә.