Апрель башында Росстандарт тонометрларны бушлай тикшерүгә чакыра

2025 елның 28 марты, җомга

4 апрельдән 7 апрельгә кадәр Росстандарт "Ышанычлы бул! Сәламәт бул!" Бөтендөнья сәламәтлек көненә багышланган Бөтенроссия акциясен үткәрә.

 

Артериаль басым кеше сәламәтлеге торышының төп күрсәткечләренең берсе булып тора, ә тонометр күрсәткечләренең төгәллегенә, үз чиратында, йөрәк-кан тамырлары системасының реаль торышы бәйле.

 

Акция көннәрендә Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге белгечләре кан басымының көнкүреш тонометрлары параметрларын бушлай тикшерәчәкләр.

 

Игътибар! Беләзек тонометрлардан башка барлык төр тонометрларны (автомат, ярымавтомат, механик, терекөмешле) тикшерү үткәреләчәк!

 

Гражданнарны кабул итү вакыты бердәм: 9:00 сәгатьтән 17: 00 сәгатькә кадәр.

4, 5, 6, 7 апрель көннәрендә түбәндәге адрес:

Казан шәһәре, Журналистлар ур., 24, тел.: (843) 233-18-02

4 апрель

Яр Чаллы шәһәре, Җиңүнең 40 еллыгы ур., 61, тел.: (8552) 20-35-64

5 апрель

Түбән Кама шәһәре, Төзүчеләр проспекты, 38, тел.: (8555) 32-05-12

6 апрель

Әлмәт шәһәре, Герцен ур., 86, тел.: (8553) 30-38-93

7 апрель

Чистай шәһәре, район үзәк хастаханәсе поликлиникасы, Галактионов ур., 88/1, тел.: (84342) 9-35-98

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International