Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин Казан укучылары өчен ачык дәрес уздырды

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Казанның 19 нчы гимназиясендә «Фән көннәре - 2025» XVII фәнни-гамәли фестивале кысаларында инфекция турында ачык дәрес узды. Укытучы булып профессор Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин чыгыш ясады.

Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе җитәкчесе нинди инфекцияләр булуы, аларның ничек йоктырылуы һәм авырмас өчен ниләр эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Укучыларга гигиена кагыйдәләре һәм йогышлы авыруларны профилактикалау нигезләре турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International