Әтнә районында яңа ФАП төзелә

2025 елның 30 апреле, чәршәмбе

Әтнә районының Кышлау авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) төзү эшләре бара.

Төзелешнең мөһим этабы төгәлләнде инде: бинаның диварлары төзелде һәм тәрәзә конструкцияләре куелды. Алга таба эчке бизәү эшләре башкару, территорияне төзекләндерү, бинаны кирәкле җиһазлар һәм медицина җиһазлары белән тәэмин итү планлаштырыла.

Тиздән авыл халкы, ә алар 320дән артык кеше, замана кабинетының уңайлы шартларында медицина ярдәме алачак.

ФАПны «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проекты буенча төзиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International