9 Май алдыннан " ТР ССМ СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш республика үзәге" ДАССУ хезмәткәрләренең балалары Җиңү көненә багышланган рәсем конкурсында катнаштылар.
Яшь рәссамнар сугыш геройларын, бәйрәм салютларын, хәрби техниканы һәм тынычлык символларын соклану һәм тетрәнү белән сурәтләделәр.
Һәр рәсем – ул иҗат чагылышы гына түгел, ә совет халкының батырлыгын искә алу да.
Бу конкурс балаларга үз сәләтләрен күрсәтү, шулай ук үз иленең тарихы һәм ата-бабаларының батырлыгы турында күбрәк белү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
9 Майда Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез
.jpg)